Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Косовоның үз бәйсезлеген игълан итүе халыкара канунга каршы килми"


Һааг мәхкәмәсе бүген Косовоның берьяклы буларак Сербиядән үз бәйсезлеген игълан итүенең кануни булу-булмавын тикшерде. Һааг мәхкәмәсе, "Косовоның үз бәйсезлеген игълан итүе халыкара хокукка каршы килми" дигән карарга килде.

“Мәхкәмә халыкара хокукта бәйсезлек игълан итүгә каршы бер нинди дә канун тапмады һәм 2008 елның 17 февралендә игълан ителгән бәйсезлек халыкара кануннарга каршы түгел, дип саный” диде мәхкәмә президенты Һисаши Овада.

Косово 2008 елның февраль аенда бер яклы буларак үз бәйсезлеген игълан иткән иде. Әлегәчә АКШ һәм Европа илләре белән бергә якынча 70 ил Косово бәйсезлеген таный.

Былтыр Сербия халыкара мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итеп, Косовоның үз башына бәйсезлеген игълан итүенең ил бердәмлегенә хилаф китерүен белдергән иде.

Русия Сербиянең җир бердәмлеген таный һәм Косово бәйсезлеген кабул итми.
XS
SM
MD
LG