Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тадич: "Сербия Косово бәйсезлеген беркайчан да танымаячак"


Серб президенты Борис Тадич, "Сербия Косовоның бер яклы буларак бәйсезлеген игълан итүен беркайчанда танымаячак", дип белдерде.

Борис Тадич төбәк низагына карата бәйсезлеккә альтернатива буларак серблар белән Косово албаннарын килештерү өчен сентябрь аенда БМО шурасына үз тәкъдимен тапшырачагын белдерде.

Сербия Косово бәйсезлегенең үз җир бердәмлегенә каршы килүен алга сөрә.

АКШ халыкара Һааг мәхкәмәсенең кичә "Косово бәйсезлегенең кануни булуын" раслаган карарын хуплады.
XS
SM
MD
LG