Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Кырымда Янукович белән очрашты


Кырымдагы Форос утырмасында Украина президенты Виктор Янукович белән Русия премьер-министры Владимир Путин сөйләшүләр үткәрде.

Анда сүз икътисадый хезмәттәшлек, аерым алганда Русия газын Украина үткәргечләре аша кудыру һәм “Газпром” белән “Нафтоһаз Украины”ны кушу мөмкинлеге турында барды.

Әлеге сөйләшүләргә кадәр Путин Кырымдагы 14-нче халыкара мотоцикллар тамашасында булды.

Украинага килгән Русия төркемендә Мәскәү мэры Юрий Лужков та бар. Кырымны Русиягә кушарга кирәклеге турындагы сүзләре өчен Лужковка элекке президент Виктор Ющенко чорында Украинага килү рөхсәт ителми иде.
XS
SM
MD
LG