Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда су басуда үлүчеләр саны 900 кешедән артып китте


Пакстанның төньяк-көнбатышында, көчле яңгырлар китереп чыгарган су басуда һәлак булучылар саны 900 кешедән артып китте.

Су басу вакытында меңнәрчә йорт, юл, ашлык келәтләре җимерелгән, йорт хайваннары саны кимегән. Җирле хакимиятләр Хайбер-Пхатунхва провинциясендәге торак пунктларның бөтенләй юкка чыгуын әйтә.

Бигрәк тә, Сват һәм Шангла районы зыян күрде, анда 400дән артык кеше һәлак булды, 115 кеше хәбәрсез югалган дип санала.

Хәзер коткаручылар 27 мең халыкны имин урынга күчерергә тырыша.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, Пакстанда су басу бер миллион кешегә зыян китерде. Европа комиссиясе Исламабадка һуманитар ярдәм йөзеннән 30 миллион евро акча бүлеп бирергә булды.
XS
SM
MD
LG