Accessibility links

Киров шәһәре кичкә сусыз калырга мөмкин


Нократ елгасына аккан нефть 5 чакрымлык тап булып Киров шәһәренә якынлаша. Бүген кич эссселек 30 дәрәҗәдән арткан шәһәрнең сусыз калу куркынычы бар, дип хәбәр итте белгечләр.

Кировта ашыгыч чаралар күрелә, су чистарту өчен өстәмә җайланмалар куела. Суны нефтьтән тулысынча чистартып булмаган очракта Нократтан су алу туктатылачак.

Шәһәр хакимиятләре халыкка кимендә ике тәүлеккә җитәрлек су җыеп куярга киңәш итте.

Нефтьнең елгага кайдан агып чыгуы билгесез.
XS
SM
MD
LG