Accessibility links

Пакстанда ташкыннар яңадан кабатланырга мөмкин


Пакстанда һава торышы белгечләре илдә ташкыннарның кабатлана алачагын белдерде.

Метеорология бүлеге Пакстан тарихында иң зур фаҗига - су ташу куркынычының әле бетмәвен белдерде. Киләсе 10 көндә Пәнҗап вилаятe тирәсендә су янә күтәрелергә мөмкин.

Беренче ташкын тәэсирендә 14 миллион кеше зыян күргән, 1600 кеше һәлак булган иде.

БМО Пакстанга ярдәм өчен халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итеп, табигый афәттән зыян күргәннәр өчен 460 миллион доллар җибәрүне сорады.
XS
SM
MD
LG