Accessibility links

Кайнар хәбәр

Словакия Грециягә акча ярдәме күрсәтүдән баш тартты


Словакия парламенты бурычлар сәбәпле икътисади кыенлыклар кичергән Грециягә акча ярдәме күрсәтү тәкъдименә каршы чыкты. Парламенттa акча ярдәме тәкъдименә 69 кеше каршы торганда 2 кеше генә ярдәмне яклап тавыш бирде.

Словакия күптән түгел акча берәмлеге буларак евро куллана башлаган иде. Словакия еврозонада Грециягә ярдәм итүдән баш тарткан беренче ил булды. Европа Берлегенең икътисад өчен җаваплы вәкиле Словакия карарының борчылу уятуын әйтеп, бу адымны Берлек эчендә бердәмлектән баш тарту буларак атады.
XS
SM
MD
LG