Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә янгыннар саны арта


Русиядә янгыннар саны арта. Русия гадәттән тыш хәлләр министры мәгълүматынa караганда, иң аяныч вәзгыять Свердловски, Рязань һәм Владимир төбәкләрендә.

Свердловскида янгын 6 авылга тәэсир иткән.

Русия рәсмиләре урман янгыннарның илнең төп Атом тикшеренү үзәгенә таба таралуын хәбәр итә. Саров тирәсендәге атом үзәгенә таба җәелгән янгынны туктату өчен меңләгән янгын сүндерүче эшкә җәлеп ителде.

Мәскәүдә бер айдан бирле дәвам иткән гадәттән тыш эсселек яңгырлардан соң бераз басылды. Шулай ук соңгы көннәрдә башкаланы каплаган төтен дә кими бара.

Русиядә барган урман янгыннарында хәзергәчә 50дән артык кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG