Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә янгыннар 53 мең гектар мәйданда бара


Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, табигать янгыннары хәзер 53 мең гектар мәйданда бара. Бу шимбә көн белән чагыштырганда 3 мең гектарга кимрәк.

Аеруча да Рязань, Владимир, Свердлау өлкәләрендә хәл кискен булып кала, ә Төньяк-Көнбатышта кечкенә янгын очраклары арткан.

Министрлык белдерүенчә, бүген Мәскәүне урап алган төтен Мәскәү яны урманнарыннан түгел, ә җил белән Владимир һәм Рязань өлкәләреннән килгән.
XS
SM
MD
LG