Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сенатор террор һөҗүме булган урында мәчет төзүгә каршы


АКШ Сенатында күпчелекне җитәкләүче демократ сенатор Һарри Рид 11 сентябрь террор һөҗүмендә җир белән бертигез булган сәүдә үзәге тирәсендә мәчет төзелүенә каршы булуын белдерде.

Ул ясаган чыгышында, "Америка конституциясе дин иреклегенә хөрмәт белән карый, ләкин ислам мәдәният үзәге өчен башка җир сайлансын", диде.

Узган атнада АКШ президенты Барак Обама мөселманнарның әлеге җирдә дини үзәк төзи алачагын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG