Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактагы һөҗүмдә 10 кеше яраланды


Гыйрак башкаласы Багдад белән Бакуба шәһәрендә бүген оештырылган бомбалы һөҗүмдә 10 кеше яраланды.

Гыйрак полициясе әйтүенчә, Багдад мәхкәмәсе башлыгы Җабир Бандар Багдадның Йәрмүк төбәгендә булган бомбалы һөҗүмдә яраланган.

Гыйракның Бакуба шәһәрендә оештырылган икенче һөҗүмдә исә 3 хаким яраланган.

Полиция һөҗүмчеләрне табу өчен төбәктә чаралар башлады.
XS
SM
MD
LG