Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар активистлары мәдәният сараен татарларга бирүне сорый


Уфада яшәүче бер төркем татар җәмәгатьчелеге Эластомер әйберләр җитештерү заводының мәдәният сараен татарларга бирүне сорап Башкортстанның элекке президентына мөрәҗәгать юллаган иде. Ул мөрәҗәгатькә Президент ярдәмчесе Сергей Лаврентьев җавап биргән иде. Анда бу бинаның завод милке булу сәбәпле, бирә алмаулары әйтелгән.

Татар җәмәгатьчелеге сорау буенча Кеше хокуклары өчен хәрәкәтенең башкаручы директоры Леонид Чернов завод җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. Завод җитәкчелегеннән килгән хатта бинаның республика милке булуы әйтелгән. Ягъни, яки Сергей Лаврентьев бу мәсьәләдә мәгълүматсыз, яки алдау белән шөгыльләнә. Татар җәмәгатьчелеге бина алуда ярдәм сорап республика Президентына мөрәҗәгать күндерергә җыена.

Әйткәндәй, агымдагы елда башкорт милли оешмаларына Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараеның берничә бүлмәсе бирелгән иде.
XS
SM
MD
LG