Accessibility links

Мәскәү метросына һөҗүм оештыручыларнын берсе үтерелде


Дагстанда Мәскәү метросын хәдәф алган террор һөҗүмен оештыруда шикләнелгән Магомедали Ваhапов үтерелде. Бу хакта Дагстанның террорга каршы махсус комитеты хәбәр итте.

Ваһапов һәм тагын 5 сугышчы Гуниб районында узган махсус чаралар вакытынфа үтерелде.

Быел март аенда Мәскәү метросында булган террор һөҗүмендә 40 кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG