Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран ракеталар җибәрә торган көймә ясый


Иран хакимияте ракеталар җибәрә алган махсус көймәләр җитештереләчәген белдерде.

Иранның рәсми IRNA хәбәр агентлыгы мәгълүматынa караганда, Иран саклану министры Әхмәт Ваһиди: "Иран хәрбиләре Фарсы култыгы, Һөрмүз бугазы һәм Оман диңгезен саклый алырлык көчкә ия булырга тиеш", дип белдерде.

Иран хәрби идарәсе ракеталар ташый алачак көймәләрнең ил иминлеген идарә итүдә һәм хәрби чараларда кулланылачагын әйтте.

Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат якшәмбе көнне Тәһранның дошманга зур зыян сала алган пилотсыз очкыч җитештерүен белдергән иде.
XS
SM
MD
LG