Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лев Пономарев иреккә чыгарылды


“Кеше хокуклары өчен” дип исемләнгән хәрәкәт җитәкчесе Лев Пономарев өч тәүлек төрмәдә утырып иреккә чыкты. Мәскәүнең Пресна районы мәхкәмәсе танылган хокук яклаучыны Дәүләт байрагы көне уңаеннан оештырылган урам җыенында катнашуы өчен “административ тәртип бозуда” гаепләп шундый хөкем карары чыгарган иде.

Пономаревның адвокаты Каринна Москаленко мәхкәмә карарын һәм кулга алуны “сәяси сәбәпләр” белән аңлатты. Пономаревның кызы, адвокат Елена Липцер Страсбургтагы кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәген белдерде.

Лев Пономарев Химки урманын яклау җыенын оештыручыларның берсе иде. Үзенең кулга алынуын ул урманны кисүгә каршы эшчәнлегенә бәйли.

26 августта шул ук мәхкәмә карары нигезендә оппозициядәге “Солидарность” хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Михаил Шнейдер да өч тәүлеккә утыртылды. Шнейдер иреккә иртәгә чыгачак, дип көтелә.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG