Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ башлыгы Гыйрактагы вәзгыятьнең яхшырачагына ышана


АКШ президенты Барак Обама Гыйрактагы сәяси проблемның тиз арада хәл ителәчәгенә өмет итүен белдерде.

Американың NBC ТВ каналына биргән әңгәмәсендә Обама, Гыйрактагы һөҗүмнәрнең дәвам итүенә карамастан, вәзгыятьнең яхшыруын әйтте. Аның фикеренчә, җирле иминлек көчләре үз вазыйфаларын көтелгәннән яхшырак башкара.

31 августта Барак Обама Гыйрактагы АКШ сугыш бүлекчәләрен бу илдән тәмам чыгарылуы турында чыгыш ясаячак.

АКШ хәрби бүлекчәләре чыкканнан соң, ярдәм өчен Гыйракта 50 мең АКШ хәрбие кала.
XS
SM
MD
LG