Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Барто” төркеме җырчысы милициягә чакырылды


Августның 22дә Мәскәүнең Пушкин мәйданында Химки урманын яклап оештырылган тамашада "Әзер" исемле җырын башкарган "Барто" төркеме җырчысы Мария Любичеваны 3 сентябрь көнне башкаланың эчке эшләр идарәсенә чакыртып җырның эчтәлеген аңлатып бирүен сораганнар. Җырда "канунны чүп урынына күргән милиция машиналарына ут төртергә мин әзер, син дә әзерме?" дигән сүзләр бар.

"Я готова! А ты готов?
Поджигать ночью машины ментов?
Это как правило жизни, признак хорошего вкуса
В отношении тех, для кого закон – мусор."

"Җырның сүзләренә генә бәйләнәсе булсалар – инде күптән игътибар иткән булырлар иде. Бу эштә бай тәҗрибәсе булган адвокат әйтүенчә, алар (эчке эшләр идарәсе) өстән кушылган булса теләсә кайсы җинаятьне теләсә кемгә бәйләп куячаклар”, диде бу җырны элек башка фестивальләрдә дә башкарган Мария Любичева.

Химки урманын яклау җыенынын булдырмас өчен милиция бөтен чараларны күрде. Тавыш көчәйткечләрен сәхнәгә куярга рөхсәт ителмәде. Биш меңләп кеше катнашкан тамашада җырчылар микрофонсыз чыгыш ясады.
XS
SM
MD
LG