Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владикавказда шартлауда 15 кеше үлде


Төньяк Осетия башкаласы Владикавказның үзәк базары керешендә булган шартлауда кимендә 15 кеше һәлак булды, дистәләгән кеше яраланды.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, шартлаткыч юл буенда торган машинага куелган булган. Шартлау көче 10 килограмм тротил көчендә булган.

Базардан кешеләр чыгарылды, милиция тагын бер шартлау булу ихтималы турында хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG