Accessibility links

Кайнар хәбәр

Благовещенскийда милициядән кыйналган кеше 80 мең сум алды


Благовещенскийда алты ел элек милиция тарафыннан кыйналган Сергей Антипин 80 мең сум компенсация алды.

Милиционерларның исерек кешеләр көркеме тарафыннан кыйналуына җавап итеп 2004 елның 10-13 декабрендә шәһәргә китерелгән ОМОН хезмәткәрләре 350-ләп кешене милиция бүлекләренә алып килеп кыйнаган иде.

Сергей Антипинны да өйеннән алып китеп эчке эшләр бүлегендә каты кыйнаган булганнар.
XS
SM
MD
LG