Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша полициясе чечен җитәкчесе Закаевны кулга алды


Польша полициясе Интерпол тарафыннан эзләнгән чечен җитәкчесе Әхмәт Закаевны кулга алды.

Кичә Ичкерия чечен республикасының Польшадагы вәкиле Адам Боровский Чечня бәйсезлеге яклы Закаевның Польша полициясеннән качарга җыенмавын әйтеп аның ни өчен кулга алырга теләүләрен ачыклау өчен җомга иртәсендә Варшау прокуратурасына киләчәген белдергән иде.

“Әхмәт Закаев Польшаны дус ил дип саный, аның Польшага күп тапкырлар килгәне бар, монда аның күп кенә дуслары яши, шуңа күрә Закаев үзен җинаятьчене тоткан кебек кулга алуларын теләми”, - диде Боровский.

Әмма Закаевны прокуратурага барганда юлда полиция кулга алган. Бу турыда аның белән бергә барган Европа Парламенты депутаты Тадеуш Звефка җелдерде.

Бүген Закаев Варшау янында үтүче Бөтендөнья чечен корылтаенда катнашырга җыенган иде.
Закаевны террорчы дип санаучы Мәскәү аны кулга алып Русиягә тапшыруны таләп итте.

Польша премьер-министры Дональд Туск Варшауның Закаевны кулга алудан башка чарасы юк, чөнки аны Интерпол эзли, ул автомат рәвештә кулга алыначак дигән иде.

Эмма экстрадиция эше әле һичшиксез аны тапшыру белән тәмамланачак дигән сүз түгел, Русия үз таләпләре үтәләчәк дип уйларга тиеш түгел”, - диде Туск.

Британия 2003 елда Закаевка сәяси сыену бирде.
XS
SM
MD
LG