Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда парламент сайлавы үтте


Кабул – Әфганстанда бүген парламент сайлавы үтте. Катнашу дәрәҗәсе бик түбән булган, дип хәбәр ителә.

Белгечләр фикеренчә, күп кенә сайлаучылар, Талибан янавыннан куркып, тавыш бирергә килмәгән.

Сайлауны өзәргә вәгъдә иткән талиплар берничә сайлау урынына һөҗүм ясаган. Нәтиҗәдә 10нан артык кеше һәлак булган.

Төньяктагы Баглан вилаятендәге һөҗүмдә әфган иминлек көчләренең 6 хезмәткәре үлгән.

Кандагар вилаятендә губернатор машинасы барган юлда бомба шартлаган.

Кабулның американ илчелеге урнашкан бистәсе ракета утына тотылган.

Тавыш бирүне Әфганстан һәм халыкара көчләрнең дистәләрчә мең хәрбие күзәткән.

Парламентның түбән пулатында 249 урынга 2 мең ярымга якын намзәт дәгъва итә.
XS
SM
MD
LG