Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Европа шурасы Иран президенты чыгышына протест белдерде


АКШ, Европа шурасына кергән илләр, Канада, Австралия, Яңа Зеландия һәм Коста-Рика дәүләтләре башлыклары Иран президенты чыгышына ризасызлык белдереп БМО гөмүм мәҗлесе утырышыннан чыгып китте.

Кичә ясаган чыгышында Иран президенты 2001 елның 11 сентябрь һөҗүмнәрен оештыруга АКШның күзләү хезмәтләре һәм хаттә рәсми хакимиятләрнең катнашы булуына фаразлар бар, диде.

БМОдагы АКШ вәкилчелеге, Ак Йорт һәм президент Обама Иран җитәкченең сүзләрен “тупас рәвештә мыскыл итү” дип бәяләде.

Европа Шурасының тышкы сәясәте мәсьәләләрендәге югары вәкиле Кэтрин Эштон Әхмәдиниҗат чыгышын “кабул ителмәслек коточкыч” дип атады.
XS
SM
MD
LG