Accessibility links

Таҗикстан 2012 елны “Су елы” дип игълан итәргә чакырды


Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон БМО гөмүм мәҗлесе утырышында чыгыш ясаганда 2012 елны “Су дипломатиясе елы” дип игълан итәргә чакырды.

БМОның су чыганаклары турындагы резолюциясе су кытлыгы кебек проблемаларны алдан күреп аларны дипломатия юлы белән чишәргә ярдәм итәчәк, дип белдерде президент.

Үзәк Азия илләрендәге чиста суның 60% Таҗикстанда чыга. Су чыганаклары белән идарә итү һәм аны бүлү сәясәте мәсьәләсендә күрше дәүләтләр арасында еш кына каршылыклар чыга.

XS
SM
MD
LG