Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ставропольдә бомбалы машина зарарсызландырылды


Ставрополь ягында бомбалы машинада шартлаган кеше интихарчы булырга мөмкин дип санала, ул машина янында булган икенче бомба шартламаган.

Бу турыда Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгындагы чыганакка таянып Интерфакс агентлыгы хәбәр итә.

Әлегә бу турыда рәсми мәгълумат булмады.

Прокуратураның тикшерү комитеты машинада шартлаткыч табылуын һәм зарарсызландырылуын белдерә.

Машинадагы кешенең кемлеген, шартлаткычның нинди булганлыгын ачыклау эше бара.
XS
SM
MD
LG