Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда НАТО кәрваны утка тотылды


Пакстанның көньягында Әфганстандагы халыкара көчләргә ягулык һәм башка кирәк яраклар ташучы НАТО машина кәрваны утка тотылды.

Шикарпур шәһәрендә ракета һөҗүме нәтиҗәсендә утыз йөк машинасы янган.

Яраланучылар һәм үлүчеләр турында хәбәр ителми.

Кичә Исламабад НАТО Пакстандагы сүгышчылар һөҗүмнәренә җавап буларак хәрби чаралар үткәргән урында Пакстан-Әфганстан чик капкаларын япты.

Пакстан премьер-министры Һосыф Раза Гилани бүген парламент әгъзалары алдында чыгыш ясап НАТОдан Пакстандагы бу гамәлләре өчен компенсация түләүне һәм гафу үтенүне таләп итте.
XS
SM
MD
LG