Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕИХО Кыргызстанда сайлауга әзерлекне уңай бәяли


Кыргызстанда 10 октябрьдә узачак парламент сайлаулары барышында бер генә партия дә 5% тавыш җыя алмаса, сайлаулар кабат узачак.

Сайлаулар һәм референдумнар уздыру үзәк комиссия җитәкчесе Акылбәк Сариев хәбәр итүенчә, парламенттагы 120 урынга 29 фирка дәгъва итә. Сайлауга күпме кеше килүгә карамастан, ул узган дип саналачак.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы Кыргызстандагы сайлауга әзерлекне уңай бәяли. Әзерләнгән хисапта партияләр ирекле рәвештә сайлауалды кампанияләрен уздыра ала диелгән. Шулай ук фирка исемлекләрендә төрле милли азчылыклар җитәрлек күләмдә тәкъдим ителгән.
XS
SM
MD
LG