Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай һәм Бразилия икътисады зур тизлек белән үсеш ала


Халыкара валюта фонды белгечләре, Кытай һәм башка үсеш алучы илләр якын елларда илдәге икътисад үсешен алга җибәрәчәк, дип саный.

Чәршәмбе көнне халыкара валюта фонды чыгарган фаразларга караганда, Кытай икътисадының үсеше быел 10,5%, ә Бразилиянеке 7,5%ка җитәчәк.

Бу үсеш алган илләр белән чагыштырганда шактый күп. Фаразларга караганда, АКШта бу 2,6%, ә Европа илләрендә 1,7% булачак.

Халыкара валюта фонды мәгълүматлары күрсәткәнчә, дөньяда эшсезләр саны 210 миллион кешене тәшкил итә. Бу 2007 ел, ягъни икътисади кризиска кадәр чор белән чагыштырганда, 30 миллионга күбрәк.
XS
SM
MD
LG