Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда 2005 елгы шартлаулар турында мәхкәмә тыңлаулары башланды


Британиядә 2005 елның 7 июлендә Лондондагы шартлауларда 52 кешенең һәлак булуына бәйле эшне караучы мәхкәмәдә тыңлаулар башланды.

Тыңлаулар биш ай дәвам итәчәк. Тикшерү эшләре озакка сузылу сәбәпле мәхкәмә эше шактый кичектерелде.

Тыңлауларның төп максатларыннан берсе Британия махсус хезмәтләре метродагы һәм автобустагы ул шартлауларны булдырмый кала алыр идеме дигән сорауга җавап эзләү.

2007 елда Британия күзләүчеләренең әле ул шартлауларга кадәр үк аларны оештыручы Мөхәммәд Ситдыйкханның террор эшчәнлегенә бәйле булу мөмкинлеген белгәнлеге ачыкланды.
XS
SM
MD
LG