Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус Венесуэладан 30 миллион тон нефть сатып алачак


Венесуэла 2011 елдан башлап киләсе 3 елда Белрауска 30 миллион тон нефть җибәрәчәк.

Бу хактагы килешүгә Венесуэла президенты Уго Чавеснең Минскига булган рәсми сәфәре вакытында кул куелды.

Мәскәү нефть өчен Беларуска өстәмә чик буе салымы сорый башлаган өчен, Минск хәзер Венесуэладан нефть сатып алуны арттырырга тырыша.

Беларус президенты Александр Лукошенка Венесуэла башлыгы белән очрашуыннан сон ясаган чыгышында ике ил хезмәттәшлеген югары бәяләде.

Чавес Мискига 2 көнлек Мәскәү сәфәрен тәмамлаганнан соң килде.

Русия сәфәре вакытында Чавес Русия белән, Венесуэлада уртак атом электр станциясен төзү турында килешүгә кул куйды.
XS
SM
MD
LG