Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә пенсия реформасына каршылык дәвам итә


Франциядә пенсиягә чыгу яшен арттыру реформасына каршы чаралар дәвам итә. Чәршәмбе көнне реформа турында канун өлгесе Сенатта каралачак.

Тимер юл һәм 12 нефть заводы хезмәткләрләре инде җиденче көн эшләми. Бүген илнең олы юлларын ябып каршылык чарасына йөк машиналарын йөртүчеләр дә кушылды. Бензин станцияләрендә озын чиратлар барлыкка килде.

Һөнәр берлекләре сишәмбе көнне ил күләм эш ташлау чарасы үтәчәк, дип белдерде.

Бельгиядә бүген тимер юлы хезмәтендә кыскартуларга каршы 24 сәгатьлек эш ташлау чарасы игълан ителде.
XS
SM
MD
LG