Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чегәннәргә һөҗүм итүчеләр 20 еллык төрмәгә хөкем ителде


Чехиянең төньяк-көнчыгышындагы Острава шәһәре мәхкәмәсе карары белән узган ел бер чегән гаиләсенә һөҗүмдә гаепләнгән өч кеше төрмә җәзасына хөкем ителде.

Давид Вацулик, Яромир Лукеш, Иво Миллер һәм Вацлав Коякару үтерү омтылышы белән расачылык җинаять кылуда гаепләнде. Гаепләнүчеләр үзләре моны танудан баш тартты.

Хөкем ителгәннәрнең өчесе 22шәр ел төрмә җәзасы алды, Коякаруга 20 еллык төрмә җәзасы бирелде. Шулай ук гаепләнүчеләр зыян күргән гаиләгә 957 мең доллар акча түләргә тиеш булачак.

Узган елның апрель аенда илнең төньяк-көнчыгышындагы Витков шәһәрендә чегән гаиләсе яшәгән йортка Молотов коктейльләре атылды. Янгында өч олы кеше һәм бер бала җәрәһәтләр алды. Ике яшьлек кыз баланың тәненең 80% янган иде. Бала берничә ай аңына килә алмыйча хастаханәдә ятты.

Һөҗүм чегән җәмәгатьчелеге арасында ачу һәм нәфрәт тудырды.

Ун миллионнан артык халкы булган Чехиядә чегәннәр саны 250-300 мең.
XS
SM
MD
LG