Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү өлкәсендә ике башкортстанлы кулга алынган


48 яшьлек Айдар Хәбибуллин белән 57 яшьлек Эдуард Габдрахманов листовка таратуда һәм корал саклауда гаепләнә.

“Алла хакына” исемендәге листовкалар сентябрь аенда Мәскәү өлкәсенең Салтыковка вокзалы янындагы мәйданда табылган булган. Андагы язулар кешеләр арасында дошманлык тудыра дип табылган һәм таратучыларны эзләү башланган.

Шушы көннәрдә әлеге эш буенча ике башкортстанлы кулга алынган. Вакытлыча яшәгән урыннарын тентү барышында шул ук эчтәлекле листовкалар, гранаталар һәм шартлаткыч детонаторлары табылган, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG