Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә пикетчылар эшкә чыгарга мәҗбүр ителә


Узган төндә Париж янындагы нефть эшкәртү берләшмәләренең берсендә эш ташлаган пикетчылар белән полиция арасында бәрелешләр булды. Хакимиятләр каршылык белдерүчеләрне эшкә чыгарга мәҗбүр итә.

“Бүген алар безнең социаль ташламаларны бетерә, аннары каршылык белдерү хокукыбызны тартып ала. Кайчан һөнәр берлекләре вәкилләрен ябып куюлар башланыр икән? Бу безнең демократиягә кабер казу. Каршылык белдереп эш ташлаучыларның гомердә дә кире эшкә кайтарга мәҗбүр итү булмады. Бу кабул ителмәслек хәл”, диде һөнәр берлеге вәкиле Шарль Фуляр.

Франциядәге 12 нефть эшкәртү ширкәте 12 октябрьдән бирле эшләми. Бензин станцияләрендә ягулык бетте.

Пенсия реформасын Сенат бүген тикшерә.

Һөнәр берлекләре реформага каршылык белдерүне туктатмаска чакырды.

Соңгы елларда Европаның бер илендә дә мондый каршылык чараларының булганы юк.
XS
SM
MD
LG