Accessibility links

Мәскәү мэры шәһәр эчендә тыгыннан котылу юлларын тәкъдим итте


Мәскәүнең яңа меры Сергей Собянин шәһәр урамнарында барлыкка килгән тыгыннан котылу чаралары турында киңәшләшләрен бирде.

Мэр йөртүчеләрнең машиналарын юл кырыена ташлап китүен туктату өчен яңа парк аланнары әзерләргә, халык транспортын яхшыртырга һәм зур юл төзелешләрен башлау кирәклеген әйтте.

Ул бу хакта транспорт проблемнарына багышланган җыенда сөйләде.

Сергей Собянин бу хакта моннан элек Транспорт министрлыгы белән киңәшләшкән иде.

Ул йөк машиналарының шәһәр үзәгенә керүен тыярга һәм Мәскәүдә метро һәм башка транспорт чараларын яхшыртырга чакырган иде.
XS
SM
MD
LG