Accessibility links

Казанда толерантлык мәсьәләләренә багышланган конференция узачак


1-6 ноябрьдә Татар дәүләт һуманитар педагогика университетында “Төрле мәдәниятләр географиясе” дип исемләнгән Русиякүләм фәнни конференция үтәчәк.

Info-islam.ru хәбәр итүенчә, анда сүз глобализация чорында халыкларның күчеше һәм шул сәбәпле туа торган толерантлык мәсьәләләрен хәл итү проблемалары тикшереләчәк.

Хәзер инде дөньяда бер мәдәниятле дәүләт юк дип әйтергә була. Ләкин кайбер ил халкы күчеп килүчеләр белән яшәргә әле әзер түгел. Аеруча да Европа, Төньяк Америка халкының өлкән буыны моңа өйрәнмәгән.

Конференциядә сүз нәкъ төрле халыкларның бер-берсенә яраклашып яшәве турында барачак.
XS
SM
MD
LG