Accessibility links

Швециядә теракт әзерләнгән


Гетеборг полициясе зур теракт әзерләүдә шикләнелгән берничә кешене тоткарлаган.

“Без бүген көндез Гетеборның үзәк өлешендә көчле шартлау булачак дигән хәбәр алдык. Полиция шәһәрнең төрле районнарында һәм читендә яшәүче берничә кешене тоткарлады. Әлегә мин аларның исемнәрен дә һәм бу адымга нәрсә этәргәнен әйтә алмыйм”, диде Гетеборг полициясе сүзчесе Бьёр Бликстер.

Швед матбугат чаралары шартлау куркынычы шәһәр вокзалы һәм автобус станциясе янында урнашкан Скандинавиядәге иң өре “Нордстан” сәүдә комплексына янаган дип белдерә. Мәгълүматларга караганда, террорчылар сәүдә комплексын шартлаткыч куелган йөк машинасы белән шартлатмакчы булган.
XS
SM
MD
LG