Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия шпионлыкта шикләнелгән 13 кешене кулга алды


Грузия хакимияте илдәге шпион төркемен фаш итүен белдерде. Грузия Тышкы эшләр министрлыгы шпионлыкта гаепләнеп кулга алынган 13 кешенең дүртесенең Русия ватандашы булуын белдерде.

Министрлык Грузия күзләү идарәсе үткәргән зур күләмле чарада Русия хәрби күзләү идарәсе өчен эшләгән кешеләрнең кулга алынуын белдерде.

Русия бу хәлне провокация дип атады.

Русия белән Грузия арасында 2008 елның августында булган низагтан соң киеренкелек артты. Русия Грузиядан аерылып чыгарга теләгән ике төбәк, Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таныган иде.
XS
SM
MD
LG