Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Америкада яшәүче татарлар белән очрашты


Пало Альто, Калифорния – Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Кушма Штатларга сәфәре кысаларында шимбә көнне Америкадагы татар оешмалары вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда Сан-Франциско, Сиэтл,Чикаго, Нью-Йорк, Филадельфия, Вашингтон шәһәрләреннән килгән милләттәшләребез катнашкан.

Америка Төрек-татар берләшмәсе рәисе Җунәйт Чапаноглы Азатлык радиосына хәбәр итүенчә, очрашу бик җылы һәм дустанә шартларда үткән. Диаспора вәкилләре президентны үзләренең эшчәнлеге белән таныштырган. Алга таба хезмәттәшлек итү юллары турында фикер алышу булган.

Моның алдыннан Татарстан президенты Silicon үзәнлегендә урнашкан алдынгы технология ширкәтләре белән танышты, шулай ук, Станфорд һәм Беркли университетларында булды.

Silicon үзәнлегендә Миңнеханов инвестиция һәм венчур ширкәтләренә Татарстанга инвестицияләр кертергә тәкъдим ясаган.

Станфорд һәм Беркли җитәкчеләре белән очрашуда бу мәшһүр университетлар белән Татарстан уку йортлары арасында студентлар белән алышу програмнарын оештыру мәсьәләсе күтәрелгән.
XS
SM
MD
LG