Мәскәүнең Текстильщики районындагы Волжский бульварында мәчет төзүгә каршы чыгучылар бу якшәмбедә Текстильщики районыннан шәһәр үзәгенә автойөреш уздырачак.
Чараны оештыручылар мөрәҗәгатендә “Без ватандашлык протестыбызга битараф булмаганнарны, Волгоградканың бетмәс-төкәнмәс тыгынга әверелүен теләмәүчеләрне автойөрештә катнашырга чакырабыз! Бары тик таләпләребезне бердәм рәвештә белдереп кенә без аларның хакимият тарафыннан исәпкә алынуына ирешә алабыз”, - диелә.
Узган атнада төзелешкә каршы чыгучылар белән очрашуда Мәскәүнең Көньяк-Көнчыгыш бүлге башлыгы Владимир Зотов аларны мәчет төзелмәячәк дип ышандырган иде.