Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран күршеләренә каршы беркайчан да көч кулланмаячагын әйтте


Иран беркайчан да мөселман илләре – үз күршеләренә каршы көч кулланмаячак. Бу белдерүне Иран тышкы эшләр министры Манучер Моттаки Бәһрәйн башкаласы Манамада Якын Көнчыгыштагы иминлек конференциясендә ясады.

Моттаки “чит ил державаларын” төбәктәге хәлне какшату тырышлыгында гаепләде.

Алдагы көнне АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Бәһрәйнда Иранның күршеләре булган гарәп илләре дә Кушма Штатлар кебек үк Тәһранның атом программасына борчыла дип әйтте.

Форумда чыгыш ясап Клинтон 6 декабрь көнне Женевада башланачак сөйләшүләрдә Иранны ачык булырга чакырды.
XS
SM
MD
LG