Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья Ричард Һолбрук үлеме кайгысын уртаклаша


Күп кенә илләрнең элекке һәм хәзерге тышкы эшләр министрлары Кушма Штатларда 69 яшендә үлгән Ричард Һолбрукның якты истәлеген уртаклаша.

Әфганстан президенты Хәмид Карзаи вәкиле Һолбрукның үлеме ул Әфганстан өчен бик күп өлеш керткән шәхесне югалту дип белдерде.

Бөекбританиянең элекке премьер-министры Тони Блэр Һолбрукның дөньяны тыныч һәм гаделрәк итү өчен зур өлеш кертүен ассызыклады.

Американ дипломатиясе ветераны, АКШның Әфганстан һәм Пакстандагы махсус илчесе Һолбрук дүшәмбе көнне Вашингтон хастаханәсендә үлде. Ул анда йөрәгенә операция ясау өчен китерелгән иде.

АКШ президенты Барак Обама Ричард Һолбрук үлеме сәбәпле махсус белдерү белән чыгыш ясады.
XS
SM
MD
LG