Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргыз укытучыларының илкүләм каршылык чарасы дәвам итә


Декабрь башында Кыргызстанның көньягындагы Ош һәм Җәләл-Абад вилаятьләрендә башланган укытучыларның ризасызлык чараларына илнең башка төбәкләре дә кушылды.

Бүген илнең төньяк-көнчыгышындагы Талас һәм Ыссык-Күл өлкәләре укытучылары эш ташлап урамнарга чыкты.

“Чыдар хәлебез калмады, ышаныч бетте. Без эш хакларын арттыруны таләп итәбез”, диде Талас вилаяте укытучыларының һөнәр берлеге рәисе Фатима Батырбаева.

Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, укытучыларның уртача эш хакы 30-40 доллар чамасы. Кайбер укытучылар 20 доллар да алмый.

Төп ризык һәм яшәү өчен Кыргызстанда аена кимендә 70 доллар кирәк, дип исәпләнә.

Укытучылар эш хакларын 200-250 долларга кадәр арттыруны таләп итә. Финанс министрлыгы моның өчен акча булмаганын белдерде. Хакимиятләр укытучыларга дөге, он, шикәр һәм май тәкъдим итә.

Күпләр укытучыларның ризасызлыгы илкүләм каршылык чараларына китереп илдә яңа чуалышлар чыгара ала, дип борчыла.
XS
SM
MD
LG