Accessibility links

чәршәмбе, 24 май 2017, Казан вакыты 11:06
Русиянең дәүләт шурасы президиумы һәр ярты ел саен яңартылып тора. Дүшәмбедә Русия президенты Дмитрий Медведев алдагы ярты елга яңа президиумны раслады. Анда Рөстәм Хәмитов та кергән. Башкортстан президентыннан тыш, анда Якутия, Коми, Дагыстан республикалары президентлары, Ярослав, Ростов, Иркутск өлкәләре һәм Ямал-Ненец автоном округы губернаторлары кергән.

Соңгы тапкыр Русиянең дәүләт шурасы президиумы агымдагы елның июнендә төзелгән иде. Ул чакта анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кергән иде.

XS
SM
MD
LG