Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сенаты Русия белән корал киметү килешүен раслады


АКШ президенты Барак Обама
АКШ президенты Барак Обама
АКШ президенты Барак Обама Кушма Штатлар Сенатының Русия-Америка стратегик коралларны киметү килешүен ратификацияләвенә хуплау белдерде.

Чәршәмбе Сенаттагы тавыш бирүдә 71 сенатор килешүне хуплап, 26-сы каршы тавыш бирде.

Русия президенты Дмитрий Медведев һәм Обама тарафыннан март аенда имзаланган килешү нигезендә ике як та җиде ел эчендә атом коралларын 30 процентка киметеп 1550 данәдән артмаган санда калдырырга тиеш булачак.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров та Сенаттагы тавыш бирү нәтиҗәсен хуплап килешүнең тиздән Русия Дәүләт Думасында да раслануына өметләнүен белдерде.

Думаның Халыкара мәсьәләләр комитеты рәис урынбасары Андрей Климов депутатлар стратегик коралларны киметү килешүен гыйнвар урталарында карый башларга мөмкин диде.
XS
SM
MD
LG