Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума АКШ белән корал килешүен раслау канунын беренче укылышта хуплады


Русия Дәүләт Думасы АКШ белән стратегик һөҗүм коралларын киметү килешүен ратификацияләү канунын беренче укылышта раслады.

350 депутат килешүне яклап, 58-е каршы тавыш бирде.

Думаның халыкара мәьәләләр комитеты башлыгы Константин Косачев канун өлгесе икенче укылышта тавыш бирүгә гыйнвар уртасында чыгарылачак диде. Аңа кадәр депутатлар АКШ сенатының узган чәршәмбедәге ратификацияләү резолюциясенә карата үз фикерләрен әзерләячәк.

Русия һәм АКШ президентлары тарафыннан март аенда имзаланган килешү нигезендә ике як та җиде ел эчендә атом коралларын 30 процентка киметеп 1550 данәдән артмаган санда калдырырга тиеш булачак.
XS
SM
MD
LG