Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран төрмәсендә тотылган алман журналистлары янына туганнары килде


Иран хакимиятләре Тәбриз каласы төрмәсендә тотылган Германиянең ике журналисты янына туганнарын кертергә рөхсәт итте.

Германия тышкы эшләр министры Иранга моның өчен рәхмәт белдерде һәм журналистларны иреккә чыгарырга чакырды.

"Bild am Sonntag" басмасы хәбәрчеләре таш атып үтерүгә хөкем ителгән Иран хатын-кызы Сәкинә Аштианинең улы һәм адвокаты белән очрашырга теләгәндә октябрь аенда кулга алынды. Алар журналистик эшчәнлек өчен кирәк булган кәгазьләре булмауда гаепләнә.
XS
SM
MD
LG