Accessibility links

Һаитида ваба чиреннән үлүчеләр саны 3 мең 300 кешедән артты


Ун атна элек башланган ваба чиреннән Һаитида инде 3 мең 300 кеше үлде. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзер 149 меңләп кеше әлеге чир белән авырый һәм аларның яртысын хастаханәгә салу таләп ителә.

Чирне таратуда шикләнелгән “вуду шаманнары” дип аталган кешеләргә бер төркем ачулы халыкның һөҗүме нәтиҗәсендә, аларның 40тан артык кешесе үлгән.

Һаитидә гыйнавар аенда булган көчле зилзиләдә 250 меңгә якын кеше үлгән иде.
XS
SM
MD
LG