Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International Русия оппозициясе вәкилләрен иреккә чыгаруны таләп итә


Amnesty International хокук яклау оешмасы Мәскәүдә төрмәгә ябылган оппозиция вәкилләрен кичекмәстән иреккә чыгаруны таләп итеп белдерү кабул итте.

Белдерүдә 31 декабрь кулга алынып, 5-15 тәүлеккә кадәр төрмәгә хөкем ителгән Борис Немцов, Илья Яшин һәм Константин Косякин “вөҗдан тоткыннары” дип аталган.

31 декабрьдә Мәскәүнең Триумф мәйданында узган җыен хакимиятләр белән килешенгән иде. Оппозицияне кулга алып хакимиятләр аларның җыелу ирегенә хокукларын бозды, дип белдерә Amnesty International.

Кичә тоткында булган оппозиция вәкилләрен яклап урам җыеннары узды. Пикетта катнашучылар кулга алынды, соңрак иреккә чыгарылды. Пикетлар бүген дә дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG