Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә исламга күчүчеләр арта


Уэльстагы Суонси университетының чәршәмбе көн чыгарган яңа хисабында, Америкада 11 сентябрьдә булган террор вакыйгаларыннан соң Британиядә исламга күчкән кешеләр саны артуга таба баруы әйтелә.

Белгечләр соңгы дистә ел дәверендә Британиядә исламга күчкән кешеләр саны 60 меңнән 100 меңгә артуын белдерә.

Ислам динен кабул иткән кешеләрнең 56 %ын җирле британнар, 70 %ын исә хатын-кызлар тәшкил итә.

Белгечләр фикеренчә, 2001 елдан соң мәгълүмат чараларында мөселманнар һәм ислам турында хәбәрләрнең артуы, британнарда бу дин белән кызыксынуны арттырган.

Британнарның ислам динен кабул итү сәбәпләрен өйрәнгән хисапта, "заманча дөньядагы әхлаксызлык"ны кабул итә алмаган, тормышның ямен югалткан кешеләрнең сорауларга җaвапны бары тик диндә таба алуы турында әйтелә.
XS
SM
MD
LG