Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International Русия җитәкчелеген җыеннар иреклеген хөрмәт итәргә чакырды


Amnesty International халыкара хокук яклау үзәге Русия хөкүмәтен тагын бер кат 31 декабрь көнне Мәскәүдә тоткарланган оппозиция вәкилләрен азат итәргә һәм җыеннар иреклеген кысуны туктатырга чакырды.

Хәзер дә тоткарланган килеш калган Борис Немцов, Константин Косякин, Эдуард Лимонов һәм “Башка Русия” партиясе вәкиле Карилл Манулин, шулай ук биш көн тоткында булып иреккә чыккан Илья Яшин исемнәре оешманың белдерүендә “намус тоткыннары” дип аталган.

Шунда ук бу соңгы тоткарлаулар “кеше хокуклары бозылуына каршы көрәшүче һәм оппозицион сәяси фикерләрен белдерүче кешеләрнең җыен иреклеген чикләүне кырыслатуны күрсәтә” диелгән.
XS
SM
MD
LG